Шомырт бәйләме

Сагынып көтәм язлар кайтканын,
Шомырт чәчәкләре атканын.
Күңелемдә шомырт исләре —
Яшьлегемнең кайнар хисләре.

Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Шомырт чәчәкләре гел истә,
Очрашасы иде ничек тә.
Кайтсын иде шул чак әйләнеп,
Шомырт чәчәгенә бәйләнеп.

Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Ак чәчәкләр кабат кулымда,
Очрасаң син бүген юлымда —
Бүләк итеп шомырт бәйләмен,
Язмышымны сиңа бәйләрмен.

Шомырт чәчәгенең исләре
Хәтерләтә язгы кичләрне.
Су буйларын ничә әйләндем,
Бирергә дип шомырт бәйләмен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (13 голосов)
« »