Алдалама мине

Категория: көе һәм сүзләре

Көтәм сине, көтәм язлар җиткәч,
Көтәм сине, көтәм кышлар үткәч.
Килмисең син һаман,
Дәшмисең син һаман.
Мин бу өметкә түзә алмам.
Килмисең син һаман,
Дәшмисең син һаман.
Мин бу өметкә түзә алмам.

Алдалама мине, алдама мине,
Килсәң кил инде яннарыма,
Күпме көтеп була
Сине бу тормышта.
Һәр көнне чыгып юлларыңа.

Көт син мине диеп,
Вәгъдәләр бирдең дә,
Көт син мине диеп,
Миңа ялвардың.
Карангыда калдым,
Бер ялгызым калдым,
Белмим: син кая югалдың.
Карангыда калдым,
Бер ялгызым калдым,
Белмим: син кая югалдың.

Алдалама мине, алдама мине,
Килсәң кил инде яннарыма,
Күпме көтеп була
Сине бу тормышта.
Һәр көнне чыгып юлларыңа.

Әле бит соң түгел
Сиңа уйланырга.
Әле бит соң түгел
Кире кайтырга.
Яндырма син мине,
Көйдермә син мине.
Көтеп калам сине юлларда.
Яндырма син мине,
Көйдермә син мине.
Көтеп калам сине юлларда.

Алдалама мине, алдама мине,
Килсәң кил инде яннарыма.
Күпме көтеп була
Сине бу тормышта,
Һәр көнне чыгып юлларыңа.

Алдалама…

Алдалама мине, алдама мине,
Килсәң кил инде яннарыма.
Күпме көтеп була
Сине бу тормышта,
Һәр көнне чыгып юлларыңа.

Һәр көнне чыгып юлларыңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »