Уйнат гармуннарыңны

Уйнат гармуннарыңны да,
Сайрат былбылларыңны.
Гармун тавышлары баса
Минем кайгыларымны.
Бакчада кыярлар,
Төнлә йөрмә: кыйнарлар.
Ай-ли, Мәрфуга,
Ал көянтәң, бар суга.

Сары матур, сары матур,
Сары матур сайласаң.
Әллә кайлардан табармын,
Кошлар булып сайрасаң.

Бакчаларга чыктың исә —
Бадыян түтәлләре.
Ал булса да, гөл булса да,
Кирәкми бүтәннәре.
Эх, тальян моңнары (ла)
Дәртләндерми кемнәрне?
Җырлата да, биетә дә,
Күтәрә күңелләрне.

/ Дәррәү итеп җырлана торган талгын-салмак җыры. /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »