Ахирәттә Әхмәдигә урын юк

Категория: көе һәм сүзләре

Өйләнергә дер калтырап яшибез,
Андыйларга кулны гына селтибез.
Өйләнергә исәп итсәң — димләрбез,
Бик акыллы чибәркәйне урларбыз.

Белмибез шул кеше хәлен, белмибез,
Үзебезнең көйне генә көйлибез,
Йөзләр кызыл, күзләр тонык, тамак тук,
Ахирәттә Әхмәдигә урын юк.

Белмибез шул кеше хәлен, белмибез,
Үзебезнең көйне генә көйлибез,
Йөзләр кызыл, күзләр тонык, тамак тук,
Ахирәттә Әхмәдигә урын юк.

Чык урамга, гел бикләнеп ятма әле,
Төнләр озын, ай яктысын күр әле,
Кунак кызлар кайткан бүген,
Насыйбы сиңа булмый калмас әле.

Белмибез шул кеше хәлен, белмибез,
Үзебезнең көйне генә көйлибез,
Йөзләр кызыл, күзләр тонык, тамак тук,
Ахирәттә Әхмәдигә урын юк.

Белмибез шул кеше хәлен, белмибез…

Менә шулай башлы-күзле булырсың,
Буйдак тормышыңнан син бер туярсың.
Улың белән кызың туар — баерсың,
Аларны син сөеп-назлап туймассың.

Белмибез шул кеше хәлен, белмибез,
Үзебезнең көйне генә көйлибез,
Йөзләр кызыл, күзләр тонык, тамак тук,
Ахирәттә Әхмәдигә урын юк.

Белмибез шул кеше хәлен, белмибез,
Үзебезнең көйне генә көйлибез,
Йөзләр кызыл, күзләр тонык, тамак тук,
Ахирәттә Әхмәдигә урын юк.

Ахирәттә Әхмәдигә урын юк…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »