Кызыл юрга

Йөрәгемә көмеш тәңкә тездем,
Кулларымда — сары каеш тезген.
Кызыл юрга ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

Күрде мәллә яңа йөгәнемне,
Аңладымы нигә йөргәнемне —
Кызыл юрга ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

Ашыкмый шул йөргән кидерергә,
Горур башын түбән идерергә.
Кызыл юрга ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

Үпкәләмә миңа, кызыл юрга,
Чакыралар безне озын юлга.
Кызыл юрга ялларын уйнатып
Йөгерә-чаба болыннар буйлатып.

Тормыш арбасына җигеләбез,
Икәү бергә булсак,тилмермәбез:
Кызыл юрга тел белгән шикелле,
Миңа карап канатып җилпеде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »