Көмеш туйлар

— Кемнәр үтте әле урамнардан,
Кыңгыраулар тагып, пар атта?
Күпме халык бәйрәм итә бүген,
Туйларың да торсын бер якта.

— Нигә туй булмасын, чынлап туй бу,
Ниндие соң әле туйларның?!
Табыннарның күптән көтелгәне,
Асылына тиңе җырларның.

Күз сал әле “кияү” чәчләренә,
Чикәсенә көмеш сибелгән.
Сөйкемлелек өстәп, “килен”дең дә
Магайларга юллар тезелгән.

— Нигә туй булмасын, чынлап туй бу,
Ниндие соң әле туйларның?!
Табыннарның күптән көтелгәне,
Асылына тиңе җырларның.

Бәйрәм итә килгән бу кунаклар
Аларның бит ул һәм кызлары.
Зур табынга хуҗа булган бүген
Киленнәре, кодагыйлары.

— Нигә туй булмасын, чынлап туй бу,
Ниндие соң әле туйларның?!
Табыннарның күптән көтелгәне,
Асылына тиңе җырларның.

Шатлык-куанычлар өйгә сыймый,
Ташып чыга тышка, урамга.
Пар атларда, кыңгыраулар тагып,
Чабып үтте яшьләр буранда.

— Нигә туй булмасын, чынлап туй бу,
Ниндие соң әле туйларның?!
Табыннарның күптән көтелгәне,
Асылына тиңе җырларның.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »