Чакыр гына мине

Категория: көе һәм сүзләре

Сихерле әкияттән килгән яшьлегем язы,
Күңелемдә минем һаман сиңа булган бар назым,
Тормыш юлы сикәлтәле, сынаулары күп аның,
Синең көчле мәхәббәтең көч бирә миңа, җаным.

Чакыр гына мине, чыгам зур юлларга,
Сиңа булган хисләрне салам шушы җырларга.
Чакыр гына мине, чыгам зур юлларга,
Сиңа булган хисләрне салам шушы җырларга.

Саф сөюем белән минем атадыр бәхет таңым,
Син сөеклем бар чагында миңа ни кирәк тагын.
Яшик әле сөю белән түземнең кадерен белеп,
Һәр адымда безне диям, көтсен бәхет сез кебек.

Чакыр гына мине, чыгам зур юлларга,
Сиңа булган хисләрне салам шушы җырларга.
Чакыр гына мине, чыгам зур юлларга,
Сиңа булган хисләрне салам шушы җырларга.

Чакыр гына мине, чыгам зур юлларга, <речитатив>
Сиңа булган хисләрне салам шушы җырларга. <речитатив>
Хыянәттән ялган башка яшәп тә була, иркәм,
Күңелемне шатлык били, бердәнберем син дисәң.

Чакыр гына мине, чыгам зур юлларга,
Сиңа булган хисләрне салам шушы җырларга.
Чакыр гына мине, чыгам зур юлларга,
Сиңа булган хисләрне салам шушы җырларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »