Добавлено Almaz в ПТ, 05/08/2016 - 19:09
Син көткәндә — мин килмәдем,
Мин килгәндә — син көтмәдең,
Барсы да ялгыш булды*.
Бер-беребезне яратсак та,
Син дип, мин дип, җан атсак та
Әллә нинди язмыш булды.
Безне сөю табыштырды,
Саф мәхәббәт кавыштырды,
Бөтен гомер ялгыш узды. /Гомер тоташ сагыш булды./
Бер-беребезне яратсак та,
Син дип, мин дип, җан атсак та
Әллә нинди язмыш булды.
Ул моң-зарлар бетмәс бер дә,
Мәңге калыр күңелләрдә,
Син көткәндә — мин килмәдем. /Син килмәдең — мин көткәндә./
Бер-беребезне яратсак та,
Син дип, мин дип, җан атсак та
Әллә нинди язмыш булды.
* — Һәр күплет ике кабат җырлана