Сагынам, дуслар (дүртенче вариант)

Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам, дуслар, илкәйне, лә,
Сагынам, дуслар, илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән иркәмне.

Агасың Иделкәем лә,
Биек ярларың белән, шул,
Биек ярларың белән.
Калдың ла туган илкәем
Сөйгән ярларым белән.

Йөзем бакчасына да кереп
Өзеп алдым бер йөзем, шул,
Өзеп алдым бер йөзем.
Өзеп алган йөзем кебек,
Чит җирләрдәй берүзем.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »