Әйдә, дустым, уйна гармуныңны

Категория: көе сүзләре

Әйдә, дустым, уйна гармуныңны,
Үзәкләрне өзсен моңнары.
Чит җирләрдә йөрдем ятим сыман
Сагындырды татар (гармун) моңнары (җырлары).

Әйдә әле (дустым), әйдә авылым буйлап,
Әйдә әле бер җырлап үтик.
Яшь чакларны искә бер төшереп,
Урамнарга моң салып китик.

Әйдә, дустым, моңлы итеп уйна,
Уянсыннар безнең әниләр.
Яулык очы белән яшен сөртеп,
Озатып калсын безне әбиләр.

Әйдә әле, әйдә авылым буйлап,
Әйдә әле бер җырлап үтик.
Әйдә әле, әйдә яшь кызларның
Күңеленә моң салып китик.

Әйдә, дустым, уйна гармуныңны,
Яшьлек дәрте бездә сүнмәгән.
Без җырларлык егетләр бит әле,
Безнең гомер әле үтмәгән.

Әйдә әле, әйдә авылым буйлап,
Әйдә әле бер җырлап үтик.
Яшь чакларны искә бер төшереп,
Урамнарга моң салып китик.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »