Әни (беренче вариант)

Биш баламның бересе кайтыр диеп
Өстәлеңдә чәең суынмый.
Синең фатыйхаңны алмый чыксам
Ни өчендер юлым уң булмый.

Кулларыма күчтәнәчен алып
Яннарыңа кайттым тагы да.
Учагыңда пешкән тәмле ашын
Әнием, бәгърем, бигърәк сагынам.

Шау чәчкәдә әни кыла гөлең
Тәрәз төбе гөлгә күмелгән.
Әнием, бәгърем, сиңа гомер теләп
Кабатлыймын кат-кат күңелдән.

Кулларыма күчтәнәчен алып
Яннарыңа кайттым тагы да.
Учагыңда пешкән тәмле ашын
Әнием, бәгърем, бигърәк сагынам.

Ризалыгын алып юлга чыгам,
Фатыйхаларыңнан калдырма.
Юлларымда уңар син теләгәч,
Әнием, бәгърем, берүк кайгырма.

Кулларыма күчтәнәчен алып
Яннарыңа кайттым тагы да.
Учагыңда пешкән тәмле ашын
Әнием, бәгърем, бигърәк сагынам.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »