Каршы аласы бар көзләрне

Категория: Авторлары

Каршы аласым бар көзләремне,
Бирче, Ходай, бирче түземлек.
Әйтәсем бар әле моңдашларга
Бәйгеләрдә җырлы сүземне.

Үткән юлларымны барлыйсым бар,
Үтәр юлларымне яныйсы.
Менәр үрләремә менәсем бар,
Ул үрләрдән түбән карыйсы.

Тузлы учакларда биисем бар,
Гашыйкларга җырлар юллыйсы.
Сөю мизгелләрен тоясым бар,
Бәхетемне кочып елыйсы.

Үткән юлларымны барлыйсым бар,
Үтәр юлларымне яныйсы.
Менәр үрләремә менәсем бар,
Ул үрләрдән түбән карыйсы.

Күп нәрсәне, икән, аңлыйсым бар,
Күп нәрсәне җирдә чарлыйсы.
Моңсызларны әле данлыйсым бар,
Баетасы сырхау-ярлысын.

Үткән юлларымны барлыйсым бар,
Үтәр юлларымне яныйсы.
Менәр үрләремә менәсем бар,
Ул үрләрдән түбән карыйсы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »