Дусларга (өченче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Матур җырлар җир йөзендә күп языла,
Бу җырымны багышладым дусларыма.
Сез булганда гына яшәү рәхәт миңа,
Сез булганда гына гөрли минем дөнья.

Хуш килгәнсез, якын дуслар, туганнар,
Җырларыбыз сезгә атап язылганнар.
Моң чишмәсе ташып тора күңелләрдән,
Кайнар сәлам булып яңгырый сәхнәләрдән.

Сагыш килсә күңелләргә кайчакларда,
Иң беренче таянабыз чын дусларга.
Сез булганда гына атар ямьле таңнар,
Сез булганда гына туар яңа җырлар.

Хуш килгәнсез, якын дуслар, туганнар,
Җырларыбыз сезгә атап язылганнар.
Моң чишмәсе ташып тора куңелләрдән,
Кайнар сәлам булып яңгырый сәхнәләрдән

Ярый әле дуслар бар бит бу дөньяда,
Югалтмагыз сез аларны беркайчан да.
Яшик бергә тотынышып иминлектә,
Теләп калыйк күрешергә исәнлектә.

Хуш килгәнсез, якын дуслар, туганнар,
Җырларыбыз сезгә атап язылганнар.
Моң чишмәсе ташып тора куңелләрдән,
Кайнар сәлам булып яңгырый сәхнәләрдән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »