Соңлама, кил инде (икенче вариант)

Алып кил миңа язның,
Чәчәкле алсу таңын,
Мәхәббәтнең сафын,
Энҗеләргә хасын,
Алып кил миңа тагын.

Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, мин көтәм,
Соңлама, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине

Ак чәчәк аткач — балан,
Гөл чәчәк аткач — алан.
Яшь йөрәк ешь тибә,
Искән җилләр миңа:
«Сөйгәнең килә», — дисә,

Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, мин көтәм,
Соңлама, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине.
.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »