Тау башында учак

Категория: көе сүзләре

Шәҗәрәмне юллап, туганнарны барлап,
Кайтам әле сиңа авылым.
Суларыңның тәмен, урманнарың ямен
Сагынып та әрнеп януым.

Шомыртлар ак гөлгә күмелгән бер мәлдә
Каршы таудан сиңа багыймын.
Кичке тын силлектә, күз салып яшьлеккә,
Тау башында учак ягамын.

Каеннарың шауын, үсмер кызлар моңын
Еллар аша өзелеп сагынам.
Йөресәм дә кайда каласың гел уйда,
Сиңа гена авылым табынам.

Шомыртлар ак гөлгә күмелгән бер мәлдә
Каршы таудан сиңа багыймын.
Кичке тын силлектә, күз салып яшьлеккә,
Тау башында учак ягамын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »