Гөлләр (икенче вариант)

Яфрак коеп, ак каеннар бөгелгәндә, 
Ак кар ява алсу гөлләргә. 
Гөлләр ничек үссен, 
Гөлләр ничек түзсен 
Көзге салкын җилләргә? 

Гомер буе сине сагынырмын, 
Өзелсә дә безнең аралар. 
Мәхәббәтем сүнми, 
Аны бер кем белми, 
Сызлый, сызлый яралар. 

Бер кемгә лә мин сыенмам өшегәндә, 
Мәңге югалтсам да ишемде. 
Сөю гөлем шиңми, 
Юк, ул сулу белми, 
Түгәм аңа яшемне.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »