Күз күреме

Синең янда узган бу көннәрем 
Булды әнкәй, гүя, төш кенә. 
Мына тагын озатып калдың мине, 
Кулың куеп кашың өстенә. 

Юллар, юллар, кай тарафта гына 
Йөретсә дә әнкәй улыңны. 
Күз алдымда басып торасың син, 
Каш өстенә куеп кулыңны. 

Әнкәй, мының серле мәгнәсенә 
Җаным инде күптән төшендө. 
Бер өзлексез күзәтәсең икән 
Узган юлым, кылган эшемне. 

Сау бул әнкәй, җаның рәнҗемәсен, 
Тагын китәм, китми чара юк. 
Ерак китәм, ләкин әнкәйләрнең 
Күз күреме җитмәс ара юк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »