Хуш, мәхәббәт

Арабызны ярды кылыч-кыя,
Юлыбызга хәзер нур үтми;
Көннәр үткән саен — биегәя,
Җимерергә аны көч җитми.

Икебез дә, юктан гаеп җыеп,
Югалтканбыз назлар ишеген.
Бу салкында син өшисең микән?
Ә мин инде күптән өшедем.

Кыя аша кояш карар микән
Карлар күмгән күңел — хәтергә?
…Кайдан гына көчләр алыйм икән:
— Хуш, мәхәббәт! — диеп әйтергә?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
« »