Синең куллар (Әнкәйне сагынганда)

Категория: Авторлары

Җилләр исә, көннәр үтә,
Бер-бер артлы үтә еллар.
Изге булып, җылы булып,
Истә калыр синең куллар.

Мин югалттым еллар санын,
Сизмәгәнмен, ялгышканмын.
Биш дистәне куган чакта,
Әнкәй, җитми синең назың.
Мин югалттым еллар санын,
Сизмәгәнмен, ялгышканмын.
Биш дистәне куган чакта,
Әнкәй, җитми синең назың.

Күзләреңнең эзлим төсен,
Йомшак итеп уйнатканың.
Сагындыра су буенда
Бәбкә саклап йөргән чагың.

Мин югалттым еллар санын,
Сизмәгәнмен, ялгышканмын.
Биш дистәне куган чакта,
Әнкәй, җитми синең назың.
Мин югалттым еллар санын,
Сизмәгәнмен, ялгышканмын.
Биш дистәне куган чакта,
Әнкәй, җитми синең назың.

Елмаюлы карашларың,
Әни диеп дәшкән чагым
Сагындыра. Минем дә бит
Олыгаеп килгән чагым.

Мин югалттым еллар санын,
Сизмәгәнмен, ялгышканмын.
Биш дистәне куган чакта,
Әнкәй, җитми синең назың.
Мин югалттым еллар санын,
Сизмәгәнмен, ялгышканмын.
Биш дистәне куган чакта,
Әнкәй, җитми синең назың.

Мин югалттым еллар санын,
Сизмәгәнмен, ялгышканмын.
Биш дистәне куган чакта,
Әнкәй, җитми синең назың…
Биш дистәне куган чакта,
Әнкәй, җитми синең назың…
Әнкәй, җитми синең назың…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »