Яшәү яме (беренче вариант)

Категория: Авторлары

Яшәү кирәк бу дөньяда, бу дөньяда,
Тормышның белеп ямен, белеп ямен.
Сүндермә гомер учагын,
Сүндермә яшәү гамен, сүндермә яшәү гамен.

Яшәү яме — йөрәк сере,
Һәркемнең үз кадере, һәркемнең үз кадере.
Һәркемнең дә буладыр ул
Газизе, бердәнбере; газизе, бердәнбере.

Яшәү гаме — йөрәк сере, йөрәк сере.
Сер белән серле йөрәк, серле йөрәк.
Әй, йөрәгем, син дә мине
Яши белергә өйрәт, яши белергә өйрәт.

Яшәү яме — йөрәк сере,
Һәркемнең үз кадере, һәркемнең үз кадере.
Һәркемнең дә буладыр ул
Газизе, бердәнбере; газизе, бердәнбере.

Йөрәк дуслар-туганнарның, туганнарның
Кадерен белергә өйрәт, белергә өйрәт.
Ялкынланып янсын гомер,
Узмасын гомер көйрәп, узмасын гомер көйрәп.

Яшәү яме — йөрәк сере,
Һәркемнең үз кадере, һәркемнең үз кадере.
Һәркемнең дә буладыр ул
Газизе, бердәнбере; газизе, бердәнбере.
Яшәү яме — йөрәк сере,
Һәркемнең үз кадере, һәркемнең үз кадере.
Һәркемнең дә буладыр ул
Газизе, бердәнбере; газизе, бердәнбере.
Һәркемнең дә буладыр ул
Газизе, бердәнбере; газизе, бердәнбере…
Газизе, бердәнбере; газизе, бердәнбере…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »