Сөюләрем яна-көя

Категория: көе сүзләре

Яраладым йөрәгемне, йөрәгемне,
Яшьләр туды күзләремдә, күзләремдә.
Рәнҗетәсең күңелемне, күңелемне,
Бозлы яңгыр сүзләреңдә.
Яши-яши, түзә-түзә, түзә-түзә,
Көннәр, айлар, еллар үтә.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә, сөртә-сөртә,
Арабыздан сөю китә.

Назлы сүзләр көтә-көтә,
Ярты җаным әле сөя,
Ярты җаным күрә алмый,
"Бар да бетте, оныт" дия,
Сөюләрем яна-көя.
Ярты җаным күрә алмый,
"Бар да бетте, оныт" дия,
Сөюләрем яна-көя.

Бергә-бергә яшиселәр, яшиселәр
Килә, иңне иңгә куеп, иңгә куеп.
Бер бөтен булып, бәхетле, бәхетле
Яшим, диеп, сиңа ямь биреп.

Назлы сүзләр көтә-көтә,
Ярты җаным әле сөя,
Ярты җаным күрә алмый,
"Бар да бетте, оныт" дия,
Сөюләрем яна-көя.
Ярты җаным күрә алмый,
"Бар да бетте, оныт" дия,
Сөюләрем яна-көя.

Назлы сүзләр көтә-көтә,
Ярты җаным әле сөя,
Ярты җаным күрә алмый,
"Бар да бетте, оныт" дия,
Сөюләрем яна-көя.
Ярты җаным күрә алмый,
"Бар да бетте, оныт" дия,
Сөюләрем яна-көя…
Сөюләрем яна-көя…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »