Туган якта

Категория: Авторлары

Туган якка гел ашкынып кайтам,
Гүя жанга үсә канатлар.
Очрашулар көтеп, ярсый йөрәк,
Сагындырган газиз тарафлар.

Язмышыма вак җилкәннәр корган,
Әткәм-әнкәм кебек бер бит ул.
Яшәү серен төшендергән башлап,
Изгеләрдән изге җир бит ул.

Туган якка, алтын бишегемә
Тартып торган нинди көч икән?
Җиркәемә булган рәхмәтләрем
Сөюләрдән туган хис микән?

Язмышыма вак җилкәннәр корган,
Әткәм-әнкәм кебек бер бит ул.
Яшәү серен төшендергән башлап,
Изгеләрдән изге җир бит ул.

Хисле җанга бар да якын монда,
Моңлар белән тулган җир бит ул.
Һәркем өчен туган ягы газиз
Оҗмаһларга гына тиң бит ул.

Язмышыма вак җилкәннәр корган,
Әткәм-әнкәм кебек бер бит ул.
Яшәү серен төшендергән башлап,
Изгеләрдән изге җир бит ул.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »