Добавлено tatassr в Пнд, 21/11/2016 - 18:12

Кулларыңны бирче кулларыма,
Бергә үтик әле елларны.
Әрнү-сагышлардан саклыйк әле
Алтын кебек кенә елларны.
Әле безнең аллы-гөлле чаклар,
Чәчәк кенә кебек чагыбыз.
Ялгызлыктан өшемәсен әле,
Үксенмәсен әле җаныбыз.
Син ул — минем, минем теләгәнем,
Мин ул — синең, синең көткәнең.
Назлап искән җылы җилең итеп,
Дөньяларда мәңге йөрткәнең.
Әле безнең аллы-гөлле чаклар,
Чәчәк кенә кебек чагыбыз.
Ялгызлыктан өшемәсен әле,
Үксенмәсен әле җаныбыз.