Көнләшмәгез

Категория: көе сүзләре

Дөнья да бит нәкъ сезнеке кебек,
Гади генә гомер юллары.
Шатлыклары нинди данлы аның,
Газаплары авыр нибары.

Көнләшмәгез, бездән көнләшмәгез,
Бездә дә бер гомер, бер йөрәк.
Без бу җирдә нәкъ тә сезнең кебек,
Тик йөрәкләр генә серлерәк.

Көнләшмәгез безнең уңышлардан,
Курыксагыз безнең газаптан.
Бу язмышны сорап алмаган без,
Ходай үзе шулай яраткан.

Көнләшмәгез, бездән көнләшмәгез,
Бездә дә бер гомер, бер йөрәк.
Без бу җирдә нәкъ тә сезнең кебек,
Тик йөрәкләр генә серлерәк.

Көнләшәсез икән — тиңләшегез,
Тиңләшергә әле соң түгел.
Безнең дә бит анда бер күңел бит,
Юлларыбыз гел дә уң түгел.

Көнләшмәгез, бездән көнләшмәгез,
Бездә дә бер гомер, бер йөрәк.
Без бу җирдә нәкъ тә сезнең кебек,
Тик йөрәкләр генә серлерәк.

Көнләшмәгез, бездән көнләшмәгез…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »