Син — минем фәрештәм

Категория: көе сүзләре

Керфегең — зәңгәр күл камышы,
Чәчеңне иркәләп тарыймым.
Карашың — җанымның сагышы,
Иналап, табынып карыймым.

Мин сине күкләрдән эзләдем,
Син җирдә, янымда икәнсең.
Саф сөю мәхаббәт күгендә, күгендә,
Фәрештәм икәнсең, икәнсең.

Мин күзлим читләрдән, яклардан
Синдәй күз карашын, сагышын.
Беркем дә юк минем, син — берәү,
Эзләгән табышым, табышым.

Мин сине күкләрдән эзләдем,
Син җирдә, янымда икәнсең.
Саф сөю мәхаббәт күгендә, күгендә,
Фәрештәм икәнсең, икәнсең.

Мин сине гомерем буена
Каеннар юлыннан эзләдем.
Саф сөю, мәхаббәт ул юлга
Чыгар, дип, өметем өзмәдем.

Мин сине күкләрдән эзләдем,
Син җирдә, янымда икәнсең.
Саф сөю мәхаббәт күгендә, күгендә,
Фәрештәм икәнсең, икәнсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »