Бар ул син эзләгән кеше

Категория: көе сүзләре

Бар ул син эзләгән кеше,
Бар ул, тик ышан гына.
Табарсың, хыялларыңа
Гел тугры булсаң гына,
Табарсың, ышан гына.

Бар ул син эзләгән кеше,
Бәлки якында гына.
Тик табылмый эзләгәннәр
Яшьлек таңында гына,
Көткән чагында гына.

Бар ул син эзләгән кеше,
Бәлки еракта гына
Өметеңне өзеп, сереңне
Чишмә тик ятка гына,
Бик кыен чакта гына.

Бар ул син эзләгән кеше,
Эзлә тик армый гына.
Ул үзе дә сине эзли
Очрата алмый гына,
Бар туктап калмый гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (42 голоса)
« »