Мин сагынам синең яшьлегеңне

Категория: көе сүзләре

Мин сагынам синең яшьлегеңне,
Буй-сыныңны, карашларыңны.
Күз нурлары бергә үрелгәндә
Алсуланып киткән чагыңны.

Эх, ул чаклар үтмәс сыман иде,
Үтте инде, үтте бездән дә.
Берәр көнне кунак булып кына
Бер кайтасы иде шул мәлгә.

Мин сагынам синең яшьлегеңне,
Гомер юлын балкып узсак та.
Күңел дә саф, сөю дә саф иде,
Һәм без дә яшь идек ул чакта.

Эх, ул чаклар үтмәс сыман иде,
Үтте инде, үтте бездән дә.
Берәр көнне кунак булып кына
Бер кайтасы иде шул мәлгә.

Мин сагынам синең яшьлегеңне,
Яратсам да сине бүген дә.
Сагынмаслык түгел идең шул син,
Сагынасыңдыр инде үзең дә.

Эх, ул чаклар үтмәс сыман иде,
Үтте инде, үтте бездән дә.
Берәр көнне кунак булып кына
Бер кайтасы иде шул мәлгә.

Бер кайтасы иде шул мәлгә.
Бер кайтасы иде шул мәлгә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »