Кайтырсыңмы син дә

Категория: Авторлары

Киек казлар оча каңгылдашып,
Түшләренә җилләр урала.
Сагынулары каурый-каурый булып
Ятып калды безнең урамда.

Аста яшел чирәм озата бара,
Яулык болгый күктә ак болыт.
Еракларга елап киткән казлар
Җырлап кайтыр илгә яз булып.

Сагынырбыз, дигән җырларыбыз
Калды зәңгәр күккә язылып / ягылып?.
Минем дә бит язлар көткән мәлем,
Кайтырсыңмы җанга наз булып.

Кайтырсыңмы җанга наз булып…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »