Канатымнын уңы әнием булса,
Сул канатым минем — әтием.
Ни әйтсәм дә әздер сыман тоям,
Рәхмәтләрен ничек әйтием?
Яшәгез сез шатлык, саулык белән
Күкрәк сөтен биргән әнием,
Тигезлектә гомер итегез сез,
Җылы оя корган әтием.
Кошларда да бит сөенеп очар өчен
Пар канатлы булып туганнар.
Сокланырлык күркәм сыйфатларны
Алар үзләренә җыйганнар.
Яшәгез сез шатлык, саулык белән
Күкрәк сөтен биргән әнием,
Тигезлектә гомер итегез сез,
Җылы оя корган әтием.
Ялгыз канат белән очып булмый,
Зинһар, мине ятим итмәгез.
Ана назы, ата киңәшеннән
Беркайчан да мәхрүм итмәгез.
Яшәгез сез шатлык, саулык белән
Күкрәк сөтен биргән әнием,
Тигезлектә гомер итегез сез,
Җылы оя корган әтием.