Кошлар озатырга соңладым

Кошлар озатырга соңладым
Өй артында безнең чишмәле күл,
Акчарлаклар төшкәч санадым.
Күргәнем бар ялгыз акчарлакның
Безнең күлдә торып калганын.

Бу көзләрдә кайталмадым, әнкәй,
Ерак-ерак урау юлдан мин.
Юксынмачы әле, туган ягым,
Кошлар озатырга соңладым.

Әнкәемнең нечкә (назлы) күңелкәе
Өзелепләр сызлылып янгандыр.
Ялгыз гына яшен йотып әнкәй
Акчарлаклар озатып калгандыр.

Бу көзләрдә кайталмадым, әнкәй,
Ерак-ерак урау юлдан мин.
Юксынмачы әле, туган ягым,
Кошлар озатырга соңладым.

Юк, күрәсем килми кошчыҡларның
Ояларын яфрак күмгәнен.
Акчарлаклар озатырга диеп
Хыялымда кайтам көн дә мин.

Бу көзләрдә кайталмадым, әнкәй,
Ерак-ерак урау юлдан мин.
Юксынмачы әле, туган ягым,
Кошлар озатырга соңладым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »