Ашыкма, әле яшьлегем

Категория: көе һәм сүзләре

Гомерләр үтә ашыгып
Вакыт картая микән?
Ак бураннарга ияреп
Гомерләр чаба икән.

Ашыкма әле, яшьлегем, дип
Кычкырып мин җырладым.
Ишетмәгәч тавышымны
Утырып бер еладым.

Яшь кайыннар үсеп чыккан
Учак яккан тугайда.
Сандугач та көзләр көтә
Туктап кала, сайрайда.

Ашыкма әле, яшьлегем, дип
Кычкырып мин җырладым.
Ишетмәгәч тавышымны
Утырып бер еладым.

Бу чапкыр гомер атына
Утырырга ашыкма.
Йөрәгемдә яшьлек тибә,
Утларымда мин янмам.

Ашыкма әле, яшьлегем, дип
Кычкырып мин җырладым.
Ишетмәгәч тавышымны
Утырып бер еладым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »