Сандугач моңы (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Туган илдән читтә, еракта 
Бер сандугач моңын тыңладым, 
Сагынгуга, сары сагышка 
Түзә алмый кушылып җырладым. 

Һәр мизгеле сагыш чит илнең, 
Сандугачым, ярый син килдең. 
Башкаемны салып җилләргә, 
Кайтам, кайтам туган җирләргә. 

Серен бирми йөрәк ятларга
Уйлар очты туган якларга. 
Сандугачлар кунып тирәккә 
Үзәкләрне өзгән чакларга…

Һәр мизгеле сагыш чит илнең, 
Сандугачым, ярый син килдең. 
Башкаемны салып җилләргә, 
Кайтам, кайтам туган җирләргә. 

Сандугачым,  сайра дөньяда
Кызыл карлар бурап яуганчы. 
Үз илемә кайтып калыйм мин
Чит җирләрдә ятып калганчы.

Һәр мизгеле сагыш чит илнең, 
Сандугачым, ярый син килдең. 
Башкаемны салып җилләргә, 
Кайтам, кайтам туган җирләргә. 

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »