Көттермәсәк иде әнкәйләрне

Үтәлмичә калды вәгъдәләрем,
Кайта алмадым әнкәй бу юлы.
Сагыныплар, сәгатьләрне санап
Көтәсеңдер газиз улыңны.

Көттермәсәк иде әнкәйләрне,
Әрнемәсен әле җаннары.
Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик,
Бәхетләргә булыр савабың.

Кайтты диеп уйлап куйгансыңдыр
Җилләр кагылса да тәрәзгә.
Калгасыңдыр әнкәй чәйләреңне
Кайнарлатып ничә мәртәбә.

Көттермәсәк иде әнкәйләрне,
Әрнемәсен әле җаннары.
Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик,
Бәхетләргә булыр савабың.

Кайтсак иде, кайткаласак иде,
Балаларны алып җыелып.
Бер кайда да бүтән табылмас ул
Әнкәй янындагы җылылык.

Көттермәсәк иде әнкәйләрне,
Әрнемәсен әле җаннары.
Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик,
Бәхетләргә булыр савабың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (22 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »