Ачуланма иркәм

Категория: көе һәм сүзләре

Гомер юлын парлап атлаганда
Төрле хәлләр була тормышта.
Була күзгә ҡарап аңлашулар,
Үтә кайчак вакыт ызгышлар.

Куйчы иркәм, куйчы ачуланма,
Керфек очларыңны чылатма.
Йөрәк көймәсендә мәхәббәтең,
Нәфрәт хисен берүк югалтма.

Ходай биргән олы мәхәббәтне,
Изге җаннәр генә саклыйлар.
Кадерлесен юкка кадерсезләп
Газап утларына атлыйлар.

Куйчы иркәм, куйчы ачуланма,
Бердә юкка гына елатма.
Сөю көймәсендә мәхәббәтең,
Нәфрәт хисен берүк югалтма.

Гомер юлын бергә атлаганда,
Төрле хәлләр була язмышта.
Күрче иркәм күзләремә карап
Күзләремдә сөю чагыла.

Куйсчы иркәм, юкка үрсәләнмә,
Керфегеңне, чынлап, чылатма.
Сөю көймәсендә мәхәббәтең,
Мәхәббәтен, үзен, елатма!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »