Куан

Эй, туганым, синең өчен
Өзелә үзәкләрем.
Нурлы итсен күкләреңне
Күңелең бизәкләре.

Котлы булсын дөньяларың,
Дөрләп янсын учагың.
Куан бетмәс эшләреңә,
Булмаса да буш чагың.

Куан чабыеңны сөеп,
Елмаеп көлүенә.
Мәрхәмәтле язмышыңның
Бишек элеүенә.

Котлы булсын дөньяларың,
Дөрләп янсын учагың.
Куан бетмәс эшләреңә,
Булмаса да буш чагың.

Куан килгән дусларыңның
Ихлас йөзләрен күреп.
Кояш нуры һич кимемәс,
Җәйгор юлында йөреп.

Котлы булсын дөньяларың,
Дөрләп янсын учагың.
Куан бетмәс эшләреңә,
Булмаса да буш чагың.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »