Әнкәем учагы

Язмыш мине еракларга илтте,
Ераклашты безнең аралар.
Улың (кызың) синнән төңелде, дип, әнкәй,
Күңелеңә салма яралар,
Үпкәләрдән , зинһар, арала.

Сагышларым сары чәчәкләрдәй,
Гел сулкылдап йөри күңелдә.
Мин бәхетсез булыр идем, әнкәй,
Үкенечләр кинәт үрелсә,
Тойгыларым сиңа сүрелсә.

Юлларыма тарта туган төяк,
Әткәм йорты, әнкәм учагы.
Капкабыздан кояш кебек балкып,
Каршыларсың җәеп кочагың,
Синең янга килә очасым.

Голосов пока нет
« »