Кавышу мәле әле җитмәгән

Мин бит әле бу дөньяга
Бер бүгенгә генә килмәгән.
Әчәр чишмәләрем корымаган,
Яккан учакларым сүнмәгән.

Бу дөньяга мин бит әле
Бер бүгенгә генә килмәгән.

Мин бит әле бу доньяга
Бер бүгенгә генә килмәгән.
Җырлар җырым әле җырланмаган,
Әйтер сүзем әле бетмәгән.

Бу дөньяга мин бит әле
Бер бүгенгә генә килмәгән.

Мин бит әле бу дөньяга
Бер бүгенгә генә килмәгән.
Сөйгән ярым әле сөелмәгән,
Мәхәббәтем әле килмәгән.

Бу дөньяга мин бит әле
Бер бүгенгә генә килмәгән.

Әле дә син бар, мин бар әле,
Араларга дәръя ятмаган.
Без кавышу көннәр алда әле,
Безнең язлар әле җитмәгән.

Без бит әле бу дөньяга
Бер бүгенгә генә килмәгән.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »