Гафу итәрсең микән?..

Йөрәгемә салкын карлар ява,
Авыр башым түбән иелә.
Иңнәремә хаталарым өчен
Үкенүләр таудай өелә.

Минем ялгышуларымны
Гафу итәрсең микән?
Яннарыңа кире кайтсам,
Кабул итәрсең микән?..

Ят түтәлдә тамыр җәя алмый
Яз гөлләре, чәчәк атса да.
Көннәремнең кояшы юк синсез,
Алсуланып таңнар атса да.

Минем ялгышуларымны
Гафу итәрсең микән?
Яннарыңа кире кайтсам,
Кабул итәрсең микән?..

Төпсез упкыннардан йолып ала
Мине бары синең карашың.
Читен дә соң күрми торулары,
Син бит минем күзем карасы.

Минем ялгышуларымны
Гафу итәрсең микән?
Яннарыңа кире кайтсам,
Кабул итәрсең микән?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »