Добавлено АлиһәНур в Пнд, 16/01/2017 - 11:14

Бизәдең дөньямны ,
Барлыгың белән .
Сөюле күзләреңдә
Ярату күрәм.
Яратам ,яратам,
Сөйгән бергенәм.
Чәчәк кебек атам
Синнән сөеләм.
Күктәге йолдызлар ,
Сөеп сибелә.
Алсу таң,иртәләр ,
Тик безгә генә.
Яратам ,яратам ,
Былбылым диеп.
Җанны нурга күмгән ,
Моң-җырым диеп.
Яннарыңда рәхәт ,
Күңелем сөенә.
Атлыйк бергә-бергә ,
Тормыш үренә.
Яратам ,яратам ,
Назлы парым син.
Син минем бәхетем ,
Сөйгән ярым син!
Варианты песни
- Яратам (беренче вариант)
- Яратам (икенче вариант)
- Яратам (өченче вариант)
- Яратам (дүртенче вариант)
- Яратам (бишенче вариант)
- Яратам (алтынчы вариант)
- Яратам (сигезенче вариант)
- Яратам (тугызынчы вариант)
- Яратам (унынчы вариант)
- Яратам (унберенче вариант)
- Яратам (уникенче вариант)
- Яратам (унөченче вариант)