Көеп яну язмыш утларында,
Мәхәббәтем белән чорналган.
Югалдың син, әммә кире кайттың,
Соңлап килдең — җырлар җырланган.
Дәрт өстәми сүзләрең,
Синсез үткән елларым.
Хәзер инде үкенсәң дә —
Җырлар җырланган!
Матур тормыш бирсен сиңа Ходай,
Яңа язмыш безгә язылган.
Тик бел шуны: син хаман да якын —
Һич береүгә күңел алданмый!
Дәрт өстәми сүзләрең,
Синсез үткән елларым.
Хәзер инде үкенсәң дә —
Җырлар җырланган!
Бетмәс уйлар серле бу тормышның,
Язмышлары бергә бәйләнгән.
Зар-интизар булып бер-беребезгә
Ялгызлыкта гомер үтелгән.
Дәрт өстәми сүзләрең,
Синсез үткән елларым.
Хәзер инде үкенсәң дә —
Җырлар җырланган!