Добавлено Almaz в ПТ, 27/01/2017 - 13:05
Мендем биек Урал тау башына,
Бөркет тора кыя ташында.
Баш очымда балкып яна кояш,
Болыт ята аяк астында.
Мында җилләр, урман-елгалар да,
Бересен-берсе килеп табыша.
Бу җирләрдә йолдыз белән йолдыз,
Таулар белән таулар кавыша.
Мендем биек Урал тау башына,
Җилләр тауга сөйли серләрен.
Шушы инде җил-давыллар кичкән
Минем туып-үскән җирләрем.
/1959/
Бу җыр Мәгәфүр Хисмәтуллин репертуарында бар « »