Әгәр көтсәң

Категория: көе сүзләре

Әгәр көтсәң, кара күзләремдә
Бәхет нурын алып килермен.
Әгәр көтсәң, кайнар иренемнең
Кайнарлыгын сиңа бирермен.

Әгәр көтсәң, сиңа китерермен
Шат йөземдә күкнең сафлыгын.
Сиңа гына бүләк итәрмен мин
Йөрәгемнең сүнмәс ялкынын.

Әгәр көтсәң, сандугачтай җырлап
Уятырмын язгы таңнарда.
Өметеңне өзмә, син көт кенә,
Булсам да мин әллә кайларда.

1968

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »