Туган йортым (беренче вариант)

Туган йортым алтын сарай түгел,
Юнып салган әткәй куллары.
Шушы йортның шушы тупсасыннан
Башландылар минем юлларым.

Ата-ана йорты, көнкүрешләр
Шундый гади, шундый ягымлы.
Кайтам әле, әнкәй, яннарыңа,
Көлдә пешкән икмәк сагындым.

Икмәк исе бөрккән туган өйнең
Онытолмас инде ямьнәре.
Күңел түрләрендә әнкәй назы,
Тел очымда икмәк тәмнәре.

Ата-ана йорты, көнкүрешләр
Шундый гади, шундый ягымлы.
Кайтам әле, әнкәй, яннарыңа,
Көлдә пешкән икмәк сагындым.

Туган йортны, зинһар, онытмагыз,
Туган тупса нурлы кот салыр.
Ата-әна догалары безне
Бәлә-казалардан безне коткарыр.

Ата-ана йорты, көнкүрешләр
Шундый гади, шундый ягымлы.
Кайтам әле, әнкәй, яннарыңа,
Көлдә пешкән икмәк сагындым.

Голосов пока нет
« »