Кара каш, зәңгәр күз

Категория: көе һәм сүзләре

Йөзең кояш мени, балкып яна,
Диңгез кебек зәңгәр күзләрең. 
Әнҗе кебек тигез ап-ак тешең,
Балдан татлы әйткән сүзләрең
Кара кашым, зәңгәр күз:

Суда балык йөзәдер,
Балыкчыны сизәдер.
Кара кашлы сылу кыз
Үзәгемде өзәдер
Кара кашым, сылу кыз.

Күрәсеңме, гөлләр баш ияләр, 
Нәфис кулың белән өзсәңче. 
Мәхәббәтем тирән, диңгез кебек, 
Аккош булып шунда йөзсәңче. 
Кара кашым, зәңгәр күз:

Сакмар буе, Дим буе,
Саклап йөредем ел буе.
Килми калсаң бу юлы,
Йоклый алмам төн буе
Кара кашым, сылу кыз.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »