Мәдинәм

Категория: көе сүзләре

Ай янында якты йолдыз,
Минем йолдызым гына
Мәдинәм гөлкәем
Минем йолдызым гына бәгыркәем

Кычкырып җырлап җибәрәм,
Моңайган чакларымда
Мәдинәм гөлкәем
Моңайган чакларымда бәгыркәем.

Ай янында якты йолдыз,
Айның урталарында
Мәдинәм гөлкәем
Айның урталарында бәгыркәем.

Таң атуга ул да сүнә
Калам ялгызым гына,
Мәдинәм гөлкәем
Калам ялгызым гына бәгыркәем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »