Йөрәк сере

Категория: көе сүзләре

Давылларда очты ал яулыгым,
Бәлки, табалырсың ишкәен.
Яшьләй сөйгән ярым ятка калды,
Әйтегезче, дуслар, нишләем?

Аның йөрәге дә юксынудан
Сызланадыр кебек гомергә.
Ара ераклаша, тик нигәдер
Кавышырбыз кебек күңелгә.

Ник моң булып кердең тормышыма,
Нур сипмәгәч таңнар аткандай?
Әмма сүнмәс рухым һаман көчле,
Дәрья суы ташып аккандай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (41 голос)
« »