Кадерле әнкәемә

Безгә гомер биргән әүлия син,
Җир йөзендә балкып яшисең.
Бәгеркәем балаларың өчен
Иң-иң гүзәл газиз кешесең.

Әнкәемә зур рәхмәтләр әйтәм,
Изгелекләреңә табынам.
Ходаемнан озын (аңа) гомер телимен,
Китмәс борын аны сагынам.

Әнкәй белән әткәй кочагында 
Торып калды газиз балачак.
Өч егеткә (балаларына) һәрчак терәк булдың (бәхет юрап)
Шул баласак озатып калачак.

Әнкәемә зур рәхмәтләр әйтәм,
Изгелекләреңә табынам.
Ходайымнан озын (аңа) гомер телимен,
Китмәс борын аны сагынам.

Бу дөньяла булды авыр чаклар,
Каршы торды (тордык) җилгә, давылга.
Көчле рухлы булдың һәрчак (Гайләбез көчле, ныклы булды)
Сабырлыгың өчен, әнкәй, рәхмәт! (Газиз әнкәй сабыр булганда).

Әнкәемә зур рәхмәтләр әйтәм,
Изгелекләреңә табынам.
Ходайымнан озын (аңа) гомер телимен,
Китмәс борын аны сагынам.
Әнкәй-әнкәй өзелеп сагынам! (Кадерле әнкәем рәхмәт сиңа!)

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »