Газизләрдән газиз әнкәйләр

Яшел болыннарда, тугайларда
Елмайганда нәфис чәчкәләр,
Нәфис чәчкәләрнең елмаюын
Бар күңелдән сезгә бүләк итәм.

Гүзәлләрдән гүзәл,
Изгеләрдән изге,
Газизләрдән газиз әнкәйләр.

Сызылып кына аткан алсу таңнар
Офыкларга нурын чәчсәләр,
Шул таңнарның көлтә-көлтә нурын
Бар күңелдән сезгә бүләк итәм.

Гүзәлләрдән гүзәл,
Изгеләрдән изге,
Газизләрдән газиз әнкәйләр.

Яз аенда былбыл моңнарына
Чорналганда ямьле сахралар,
Сахра былбылының сихри моңын
Бар күңелдән сезгә бүләк итәм.

Гүзәлләрдән гүзәл,
Изгеләрдән изге,
Газизләрдән газиз әнкәйләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »