Кайтыр идем, илем ерак

Алтын-сары чәчләреңне
Син тарарсың, мин үрмәм шул,
Син тарарсың, мин үрмәм.
Менеп тауга, басып ташка,
Син карарсың, мин күрмәм.
Менеп тауга, басып ташка,
Син карарсың, мин күрмәм.

Казан ерак, Казан ерак,
Казаннан Мәскәү ерак шул,
Казаннан Мәскәү ерак.
Кайтыр идем, илем ерак,
Кайтмасам яна йөрәк.
Кайтыр идем, илем ерак,
Кайтмасам яна йөрәк.

Ай янында якты йолдыз,
Ай тулы — син бит инде шул,
Ай тулы — син бит инде.
Чит-ят илдә күп йөредең,
Бик сагындым, кайт инде.
Чит-ят илдә күп йөредең,
Бик сагындым, кайт инде.

Быел килгән сахра кошның
Агы-күге бар микән шул,
Агы-күге бар микән?
Узган гомер — хисап түгел,
Алда гомер бар микән?
Узган гомер — хисап түгел,
Алда гомер бар микән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (5 голосов)
« »