Добавлено Almaz в ВС, 29/01/2017 - 21:42
Уйнап алаек әле /лә/,
Җырлап алаек әле,
Уйнаек та, җырлаек та,
Биеп алаек әле.
Косилка, молотилка,
Сортировка, веялка.
Уйныйбыз бергә-бергә /лә/,
Биибез бергә-бергә.
Уйнап-көлеп, шау-гөр килеп,
Эшлибез бергә-бергә.
Косилка, молотилка,
Сортировка, веялка.
Алай итербез әле,
Былай итербез әле.
Алай итербез әле /лә/,
Былай итербез әле.
Косилка, молотилка,
Сортировка, веялка.
Уйныйбыз бергә-бергә /лә/,
Биибез бергә-бергә.
Уйнап-көлеп, шау-гөр (гөрләп) килеп,
Яшибез бергә-бергә.
Косилка, молотилка,
Сортировка, веялка.